Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Татар, рус һәм башка халыкларның үзенчәлекле милли-мәдәни традицияләре гасырлар дәвамында туа һәм тыгыз үрелә килгән Татарстанда, мәдәниятне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Халкыбыз Әдәбият һәм сәнгать елында һәм Габдулла Тукай елында күренекле мәдәният, сәнгать әһелләренә багышлап уздырылган юбилей тантаналары турында җылы хатирәләр саклый. Ул вакытта ниятләнгән күп кенә эшләрне республикада, бөтен ил күләмендә Мәдәният елында да тормышка ашыру дәвам итә.
Меңьеллык тарихы булган чал Казаныбыз хаклы рәвештә Россиянең мәдәни башкалаларыннан берсе булып санала. Нуриев исемендәге балет һәм Шаляпин исемендәге опера фестивальләре, Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» һәм «Рахлин сезоннары», төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале һәм «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада фестивале – бу күренекле мәдәни вакыйгалар бөтен дөньяда мәгълүм.
Республикада тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча тиңе булмаган проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында мирасыбыз җәүһәрләре – Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә алып барылган эшләр аерым урын тота. Казанның тарихи үзәге комплекслы төстә үзгәртеп корыла, яңа музейлар, театрлар һәм мәдәният йортлары төзелә.
Республикабыз көннән-көн алга бара. Бай гореф-гадәтләребездән, тамырларыбыздан аерылсак – үсешебезнең нигезе какшаячак. Исемнәре дөнья мәдәнияте сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган атаклы ватандашларыбыз белән без ихлас горурланабыз.
Милли мәдәниятләрне, телләрне һәм традицион дини, рухи кыйммәтләрне үстерү – аеруча игътибар үзәгендә. 2014 елда Казанга төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусы бирелү гаять күңелле вакыйга. Бу исә безгә тугандаш халыклар арасында багланышларны тагын да ныгытырга һәм иҗади хезмәттәшлектә яңа югарылыкка күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк.
Ирешелгән уңышларыбыз өчен, иң беренче нәүбәттә, Татарстан җәмгыятенең рухи һәм мәдәни үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертүче күпсанлы мәдәният һәм сәнгать әһелләренең һәрберсенә тирән хөрмәтебезне белдерергә тиешбез.
Һөнәри нигездә эшләүче иҗат коллективларыбызның иң мәшһүрләре, театр, музей, мәгариф учреждениеләре республикабыздан бик еракларда да танылды. Дөньяның мәдәният мәйданында лаеклы урыныбыз бар – граждан җәмгыятен югары ватанпәрвәрлек һәм чын иҗат рухында үстерәбез, мультимәдәни проектлар гамәлгә ашырабыз, киләчәк буынга сүнмәс маяклар кабызабыз.
Гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышланган һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, чын күңелдән сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар телим! Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов