Казанда инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.

Аркадий Дворкович кереш сүзендә Татарстанның бер үк вакытта сәнәгать предприятиеләре, фәнни тикшеренүләр, эшләнмәләр булдыру, сынаулар белән шөгыльләнүче ширкәтләр тупланган территориаль берләштерелгән структураларны формалаштыру буенча тәҗрибәсе булуын һәм аның билгеле бер нәтиҗәләр бирүен ассызыклап узды. Ул үзе кичә барган “Химград” предприятиесен мисалга китерде: кластер барлыкка килгәннән бирле, “Химград” оешмасы кереме соңгы 6 елда елына 14 млрд. сум тәшкил иткән. “Бу җитди күрсәткеч, потенциал югары, аның киләчәктә ничек үсеш алачагы да күзаллана. Бу тәҗрибәне кулланырга, башка төбәкләргә тиражлау механизмнарын табарга, булган структуралар базасында мондый кластерларга нигез салуга импульс бирергә кирәк”, - дип басым ясады Аркадий Дворкович. Хөкүмәт Рәисе урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә илдә производство концентрациясенең формалары күп, болар махсус икътисади зоналар, технопарклар, шулай ук сәнәгать парклары да үсеш ала. Аның әйтүенчә, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының да аларның үсешенә йөз тоткан рәсми программалары, Икътисади үсеш министрлыгының инновацион-сәнәгый кластерларны формалаштыру программалары бар. “Миңа калса, хәзер шул ирешелгәннәр буенча фикер йөртеп, югары тизлекле үсеш алырга мөмкинлек бирүче карарга чыгарга кулай вакыт. Безнең бюджет чараларын дөрес итеп концентрацияләү, аларны мөһим юнәлешләргә юнәлтү һәм нәтиҗәсен алу мөмкинлеге бар”, - дип белдерде Аркадий Дворкович.

Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе ролендә чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләренең һәм белем бирү мөмкинлекләренең әһәмиятенә басым ясады. “Россиянең теләсә нинди эре компаниясенең үз инжинирингы булырга тиеш, чөнки без барысын да чит илдә алабыз. Безнең белем бирү потенциалы идеяләрне генерацияләүче, аларны товар җитештерүчеләр белән берлектә тормышка ашырып, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә торган үзәктән гыйбарәт булырга тиеш. Бу мәсьәләдә аңлау бар, ассоциациягә керүче һәр төбәк аерым бер юнәлешне алга сөрә”, - дип белдерде ТР Президенты. Ул ассызыклаганча, билгеле бер кулай шартлар туган очракта, һәр төбәккә хас өстенлекләр ачылачак һәм бу алга таба хәрәкәткә йогынты ясаячак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, безгә фәнебезне, белем бирү үзәкләрен, аларның билгеле бер идеяләрне генерацияләп, трансляцияләве белән генә чикләнмичә, икътисадыбыз өчен кирәкле эшләнмәләрне башкаруга юнәлдерергә кирәк. Республика башлыгы эре проектлар үсеше өчен инфраструктура булдыру рәвешендә ярдәм күрсәтү мөһимлеген дә ассызыклады.

“Бүген Татарстан – эре нефть химиясе кластеры. Якындагы 7-8 елда без күләмнәрне 2-3 мәртәбә үстерә алабыз. Самара, Ульяновск – һәр төбәкнең үз мөмкинлеге бар. Без Ерак Көнчыгыш, Себернең өстенлекле программалар булуын аңлыйбыз, тик алар 10-15 елдан гына нәтиҗәләрен күрсәтә алачак. Без моңа тизрәк ирешә алабыз. Кама сәнәгать кластерын гына алыйк, 2020 нче елга сәнәгать продукциясе күләмен 2-3 тапкыр арттырып, аны 2 трлн.га җиткерүгә ирешә алабыз. Бизнес-план белән янәшә инфраструктура дигән әйбер дә бар. Былтыр бу максатларга акча алган идек, быел инде ул турыда оныттык та”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев инновацион территориаль кластерлар исемлеген формалаштыру турында искәртеп узды. Барлыгы 25 кластердан гыйбарәт булган исемлек төзелгән, аларның 14е – беренче категорияле инновацион кластерлар, тагын 11е шундый ук дәрәҗәгә ирешү перспективалары булган кластерлар. Олег Фомичев инновацион кластерлар үсешендәге проблемаларны билгеләп үтте, төбәк вәкилләре үзләрендә бу юнәлештә хасил була торган кыенлыкларны барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International