Татарстанда санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уза

2014 елның 25 марты, сишәмбе
1 апрельдән май ахырына кадәр Татарстан Республикасында барлык табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик чистарту буенча ике айлыкка керешә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белдерде.

“Ике айлыкта калдыкларны җыйганда табигатьна саклау законы таләпләре үтәлеше катгый контрольгә алыначак”, - дип ассызыклады спикер.
Тармак министрлыклары һәм ведомстволары бу эштә актив катнашачак.

“Күзәтчелек чараларын этап буенча башкару планлаштырыла: элек сәнәгать зоналарын, сәүдә объектларын, җәмәгатьчелек урыннарын тикшереләчәк, - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигый ресурслар министры. – Бу атнада әзерлек буенча барлык оештыру чаралары тәмамлана.

Тармак министрлыгы кече авиацияне дә, электрон сервисларны да – дәүләт хезмәтләре порталы буенча гражданнарның мөрҗәгатьләрен кабул итәчәк, халык белән аралашу өчен мобиль коммуникация корылмаларын да кулланачак. “1 апрельдән гражданнар табигатьне саклау законнарын бозу очраулары хакында 267-68-67 кайнар линиясенә һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтага хәбәр итә ала”, - дип белдерде А.Сидоров.

“Хәзердән үк муниципалитетлар оператив штаблар булдырды”, - дип тә белдерде министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International