Аркадий Дворкович "Казан" Агросәнәгать паркында булды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Казанга эш сәфәре кысаларында "Казан" Агросәнәгать паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов комплекс буйлап экскурсия уздырды.

Аркадий Дворковичның визиты Агросәнәгать паркы каршындагы мәйданчыкны караудан башланды. Биредә кунаклар "Сельмаг" көпчәктәгге кибетенә игътибар иттеләр, мондый рәвештәге сату стационар кибтләре булмаган торак пунктларда кирәк.

"Казан" Агросәнәгать паркында бакалея продукциясе урнашкан рәтләрдә делегация Татарстан җитештерүчеләренең балы сатыла торган җирдә тукталдылар. Биредә төрле сорттагы бал, прополис, кәрәзле бал сатып алып була.

Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов "Фермер" утрау-павильонга да игътибар иттеләр, ул сатып алучыларга ишекләрен якын арада ачарга тиеш. Анда ТР фермерлар һәм крестьян шәхси хуҗалыклары ассоциациясенең продукциясе сатылачак.

Шуннан кунаклар Агросәнәгать паркының склад зонасына юнәлделәр. Анда алар ит чабу урынын карадылар. Ит чабу күләме бүгенге көндә 101 тоннага җитә. Хәләл ит башка итләрдән аерым эшкәртелә. Шулай ук склад зонасында Аркадий Дворковичка суыту камераларын күрсәттеләр.

«Әле берничә ай элек шул хәтле суыту җиһазларын арендага бирә алуыбызга ышанып булмый иде. Бүген алар 100 процентка тутырылган. Эшмәкәрләр аларны арендалау өчен чиратта торалар. Склад бүлмәләре дә тулысынча арендага бирелгән. Офислар өлеше дә, ә бу 1,8 мең кв.метрга якын мәйдан, 100 процентка арендага бирелгән. Нәтиҗәдә 30 мең кв. метр бирелгән һәм эффектив кулланыла» - дип сөйләде Олег Власов.

Ветеринар-санитария экспертизасы лабораториясе дә кунакларга кызыклы булды. РФ вице-премьеры ит тикшерү зонасына аеруча игътибар итте, анда аңа лаборатория хезмәткәрләре эш принциплары белән таныштырдылар һәм Агросәнәгать паркында бары югары сыйфатлы продукция генә сатылуында ышандырдылар.

Җитештерү зонасында кунаклар 4 җитештерү цехында булдылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Аркадий Дворковичка түбән температуралы режимда эшләүче суыту камераларын күрсәттеләр.

Татарстан Президенты һәм РФ вице-премьеры сату залына чыгып ит, балык сату рәтләрен карап, сатучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International