Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды.
Дмитрий Медведев белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар Казандагы технопаркка килде.
Технопарк робот техникасы, 3D-басма, “акыллы йорт” системалары өчен smart-җайланмалар һ.б. кулланучыларга йөз тотып эшли.
Технопаркның беренче чиратының мәйданы 1200 кв. метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта технопарк территориясендә 15 стартап урнаштырылган, 105 эш урыны булдырылган. Технопаркта Казаннан, Санкт-Петербургтан, Томскидан, Төмәннән, Әстерханнан, Туладан, Чабаксардан, Пермьнән, Киевтан, Вильнюстан резидентлар эшли.
Технопаркның беренче чиратын булдыруга киткән инвестицияләрнең күләме 120 млн.сум тәшкил итте, дип сөйләделәр Хөкүмәт башлыгына технопаркка нигез салучылар.
Шулай ук алар киләчәккә планнары белән уртаклашты. 2015 нче елда технопаркның өченче чираты төзелеп бетәр дип планлаштырыла, һәм аның мәйданы 6 мең кв.м булачак. Проектка шәхси инвестицияләрнең күләме 330 млн.сумнан артып китәчәк, технопарк территориясендә 100гә кадәр компания-резидент урнаша алачак, 800 эш урыны булдырылачак.
Россия Премьер-министры "Navigator Campus" технопаркында тәкъдим ителгән проектлар белән танышты. Ул хәрәкәт аппаратына неврологик зыян килгән пациентларны реабилитацияләү өчен, роботлаштырылган тренажерны кызыксынып карады. “Шәп! Молодцы!” - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев Төмәннән технопарк резидентына.
Чабаксардан Дмитрий кунакларга кечкенә вертолетка охшаган һәм куркынычсызлыгы зур булган очу аппаратын күрсәтте. Россия Премьер-министры очу аппаратының мөмкинлекләре һәм билгеләнелеше белән кызыксынды. Резидент сүзләренчә, бу сәгатенә 200 км.-га кадәр тизлек белән 2-3 км очып китә алырлык ике урынлы аппарат булачак.
“Ахырга кадәр эшләп чыгыгыз”, - диде РФ Хөкүмәте Рәисе һәм яшь уйлап табучыга уңышлар теләде.
Киев вәкиле Дмитрий Медведевка смартфоннар өчен фотосурәтләрнең сыйфатын яхшырта торган кинәт яктырткыч (вспышка) күрсәтте. Кунаклар әлеге җайланмадан файдаланып, үз телефоннарына фотосурәт төшерделәр һәм аның мөмкинлекләрен күрә алдылар.
Моннан тыш, РФ Хөкүмәте башлыгына башка проектларны да, аерым алганда, 3D-принтерлар һ.б. күрсәттеләр.