Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасында кайбер социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Татарстан башкаласы Казанда.
Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы инновацион территориаль кластерлар үсешенә багышланган киңәшмәдән соң Казан дәүләт энергетика университетытында (КДЭУ) узды.
«Республиканың инновацион үсешен карарга чакырган өчен рәхмәт. Бар да әйбәт бара, хәтта икътисадый катлаулы шартларда да, - диде Дмитрий Медведев. – Бүген мин күргән объектлар күңелдә тирән эз калдыра. Мин инновацион үсеш темасыннан гади әйберләргә әйләнеп кайтасым килә, алар безнең гражданнар, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр өчен шулай ук мөһим, – мин торак мәсьәләсен әйтүем. Мин беләм, сез бу программа белән шөгыльләнәсез. Уңышлар ничек, перспективалар нинди?»
«Инновацион үсеш - безнең конкуренциягә сәләтлелегебез нигезе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм Татарстан барлык федераль программаларда да катнаша. Безнең бик зур инновацион проектыбыз – «Иннополис», шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасы. Бар да билгеләнгән план буенча бара».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә Россиядә беренче буларак хосусый технопарк (Navigator Campus) пәйда булды.
Чыннан да, гади, әмма бик мөһим әйберләр бар, диде Татарстан Президенты, һәм билгеле инде, бу – күп фатирлы торакка капиталь ремонт программасы. Быел республикада бу программа 4,7 млрд. сумга кабул ителгән, шуның 2 млрд. сумнан артыграгы – халыкның үз акчасы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «2014 елда 850 күп фатирлы йортны ремонтлау күз алдында тотыла, без эшкә керштек инде. Капремонт буенча төп эшләрне без җылылык бирү чорына кадәр тәмамларга җыенабыз, безнең бу җәһәттән бернинди шигебез юк», - дип белдерде ул.
Икенче шулай ук әһәмиятле программа – бу 30 һәм аннан да күбрәк елллар хезмәт итүче гомуми белем мәктәпләрен ремонтлау. «Быел 165 мәктәп ремонтланачак, - дип хәбәр итте. – Бездә аерым эшләр исемлеге бар. Эшләрнең бер өлеше спонсорлар исәбенә башкарыла». Татарстан Президенты сүзләренчә, мәктәпләргә капремонт 1 сентябргә кадәр түгел, 20 августка кадәр тәмамланачак, гомуми белем оешмалары үз укучыларын көтеп торачак.
«Шулай ук быел җәйге савыктыру лагерьларын тәртипкә китерү программасын эшләтеп җибәрдек , - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – аларда хәлләр шәптән түгел. Анда да эшләр бара, мәктәп каникуллары башланганчы без җәйге савыктыру лагерьларын әзерләп өлгерәчәкбез әле».
Моннан тыш, очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина звеносын – поликлиникалары, авыл ФАПлары эшен камилләштерү турында хәбәр итте. «Без беренчел медицина ярдәме өлкәсендә шактый алга киттек, - диде ул. - Безнең программабыз бар, аның белән системалы рәвештә шөгыльләнәбез». Рөстәм Миңнеханов авыл җирләрендә модуль ФАПлар – фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү турында сөйләде, елына 70ләп ФАП төзелә.
Тулаем, дип хәбәр итте Татарстан Президенты, бөтен уңайсызлыкларга да карамастан, без Россия Федерациясе Президенты указларын үтәргә әзер.