Дмитрий Медведев Казан дәүләт энергетика университетының студентлары һәм аспирантлары белән очрашты

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) студентлары һәм аспирантлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты.

«Сезнең яхшы комплектацияләнгән вуз», - дип әйтте очрашуны башлап Дмитрий Медведев. Аерым алганда, ул вузның үз подстанциясе барлыгына игътибар итте. 

Шуннан Дмитрий Медведев КДЭУның студентлар активы сорауларына җавап бирде. Беренчесе, федераль вузларга һәм милли тикшеренү университетларына бирелгән кебек, тармак вузлары да дәүләт ярдәмен алуга өметләнә аламы дигән сорау булды. Дмитрий Медведев искәркәнчә, илдә сигез ел элек илнең алдынгы вузларына һәм университетларына ярдәм итүгә юнәлеш алгды. «Әлеге юнәлеш үзен аклады, - дип белдерде ул, - уңай үзгәрешләр бар, ышанам ки, бу дөрес юнәлеш». Дмитрий Медведев шулай ук бүгенге көндә вузларга регионнар да шундый ярдәм күрсәтәчәгендә, шулай ук эш бирүче компанияләрнең дә белем бирү сыйфатының үсүенә ихтыяҗлары барлыгында ышандырды.

КДЭУ студентлары, Кырымда эшләү өчен, студент төзү отрядларын оештыруны тәкъдим иттеләр. Дмитрий Медведев әлеге инициативаны хуплады. «Кырым - уңышлы регион, әмма ул каралмаган, анда бик күр яңа объектлар төзү кирәк булачакв», - дип әйтте Дмитрий Медведев. Ул шулай ук бүген студент отрядларына кайсы җирдә иң яхшы түләгәннәре турында сорады.

Бер студент кыз студентлар гомуми торакларында урын җитмәү һәм КДЭУ яңа студентлар торагы төзүе турында сөйләде. Ул вузга финанс ярдәм күрсәтүне сорады.

РФ Хөкүмәте Рәисе әлеге 19 этажлы бина нинди акчага һәм ничек төзелгәне турында сорашты. Объект республика акчасына төзелә һәм аны 2015 елның 1 кварталында тәмамларга планлаштыралар. Федераль бюджет акчалары әлеге мәсьәлә хәл ителүен тизләтер иде. «Рректор бу сорауны бирергә кушкандыр әле, - дип әйтте Дмитрий Медведев. - Ярара, хат языгыз. Тикшерербез бу мәсьәләне». 

КДЭУда белем алучы чит ил студентлары һәм аспирантлары Россиядә белем алырга теләүче чит ил студентларына квотаны артыруны сорадылар. Алар тәкъдименә җавап биреп, Дмитрий Медведев Россия чит ил студентларына беркайчан да квотаны киметкәне булмаганын искәртте. Без квотаны арттырырга тырышырбыз, дип ышандырды ул, Россиядә укучылар киләчәктә илләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга ярдәм итәләр, бу бик мөһим.

РФ Хөкүмәте Рәисеннән шулай ук энергия һәм ресурсларны сак тотуның нинди технологияләрен үз өендә куллануы турында сораштылар. «Энергия саклаучы лампочкалар! - дип әйтте Дмитрий Медведев. - Һәм мин өйдә гел ут сүндереп йөрим».

Сәясәттә уңышларга ирешү өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауга җавап биргәндә, Дмирий Медведев: «Яхшы укырга кирәк! Һәм сәяси уңышка ирешү турында азрак уйларга кирәк», - дип әйтте.

Очрашу ахырында Дмитрий Медведев нәкъ менә бүген туган көне булган студент кызга бүләк бирде. Шуннан очрашуда катнашучылар истәлеккә дип фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International