Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре кысаларында КДЭУда булды.
Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата барды.
КДЭУда Дмитрий Медведевка ТРның Энергияне сакчыл куллану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәген күрсәттеләр, ул бөтен Идел буе-Урал төбәгенә исәпләнгән.
Үзәккә кергәндә кунакларга Гелиояктыртуның демонстрацион-лаборатор комплексы күрсәтелде – бу автоматик рәвештә идарә итә торган 375 хәрәкәтчән көзгедән торган үзенә күрә көзге стена, ул тәрәзәләрдәге яктылыкны бүлмә эчендә кирәкле юнәлешкә җибәрергә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Медведев Энергияне сакчыл куллану үзәгенә интерактив идәнгә басып керде. Аны үзәкнең эшчәнлеге белән КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов таныштырды. РФ Премьер-министрына берничә өлештән торган “Акыллы йорт” секторы күрсәтелде. Аларның берсе – “Энергия нәтиҗәлелегенә ия йорт” интерактив презентациясе, ул уен формасында виртуаль бүлмәләр буйлап хәрәкәт итеп һәм кызыксынган җиһазны сайлап, энергия куллануны киметү буенча файдалы киңәшләр алырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук Медведевка ясалма яктырту һәм альтернатив энергетика интеллектуаль системаларының Демонстрацион-лаборатор комплексы күрсәтелде, ул автомат рәвештә оптималь яктылыкны формалаштыру һәм электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә.
“Акыллы шәһәр - Казан” стенды янында Премьерга Казанның энергия чыганакларын исәпләү җиһазларының күрсәткечләрен диспетчерлаштыру һәм җыю буенча бердәм система күрсәтелде. Алга таба аңа үзәкнең “Традицион булмаган һәм альтернатив энергетика” кебек секторлары турында сүз булды.
Соңгы сектор янында Татарстан укучылары Д.Медведевка 3D-принтер эшен күрсәттеләр, аннары аңа Кырымның бик зур картасын бүләк иттеләр.
Шулай ук Россия Хөкүмәте башлыгына Үзәкнең барлык кызыклы мөмкинлекләрен тәкъдим иткән видеоролик күрсәтелде. Соңыннан Дмитрий Медведев электрон кунаклар кенәгәсендә автографын калдырды.
Энергияне сакчыл куллану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге КДЭУ тарафыннан 2013 нче елда булдырылды.
Үзәктә сәнәгать өлкәсендә, бюджет өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалыгында һәм көнкүрештә энергетика нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла.
Үзәк базасында студентлар укый һәм тикшерү эшләре башкара ала, фән-педагогика хезмәткәрләре – фәнни-тикшеренү эшләре, квалификацияне арттыра, халык – энергияне сакчыл куллану өлкәсендә консультацияләр ала, сәнәгать секторы – хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыра.