Татарстан Президенты Maire Technimont төркеме җитәкчесе белән очрашты

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Maire Technimont Италия компанияләре төркеменең Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директор Рафинат Яруллин, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.

Maire Technimont Италия төркеме 50гә якын компания берләштерә, алар нефть чыгару, химия һәм нефть химиясе, энергетика, инфраструктуралар һәм башкалар белән шөгыльләнә. Компаниядә 30 илдә 5 меңгә якын хезмәткәр эшли.

Бүген Maire Technimont Италия компанияләре төркеменең башлыгы Фабрицио Ди Амато очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка компания мөмкинлекләре турында сөйләде һәм Maire Technimont күрсәтә торган хезмәтнең Татарстанда да кирәкле булачагында өметен белдерде. ТР Президенты үз чиратында республикада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә төрле масштаблы проектлар ашырылганын билгеләп үтте, шуңа күрә Maire Technimont төркеме компетенцияләре Татарстан өчен кызык булачак.

Рөстәм Миңнеханов Maire Technimont вәкилләренә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында Татарстан нефтьгазхимия комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре белән җентеклебрәк сөйләшергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International