Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» ААҖ генераль директоры Сергей Максин инновацион инжиниринг үзәген – «Смарт Сити Казан» мәйданчыгында «Швабе» ААҖ фән шәһәрчеген оештыру проекты буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Сергей Максин кыскача гына компаниянең икътисадый күрсәткечләре һәм киләчәктә үсеш перспективалары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Швабе» холдингы «Ростех» («Ростех» ДК) дәүләт корпорациясе составына керә. «Швабе» ААҖ тарафыннан беренче мәртәбә оптик-электрон инжиниринг үзәге – фәнни шәһәрчек төзү проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин катнашында узган күчмә утырышы кысаларында Казанда 2013 елның октябрендә тәкъдир ителгән иде.Төзелә торган фәнни шәһәрчекнең төп бурычы – конкуренциягә чыдам заманча җылылык визион каналларын, оптик-электрон модульләрне һәм «Швабе» ААҖ предприятиеләренең тотрыклы финанс хәлен тәэмин итәрлек һәм аларның киләчәк үсеше өчен шартлар тудырырлык оптик һәм оптик-электрон системалар өчен шулар нигезендә приборлар эшләүне тәэмин итү.
Бүгенге очрашуда Сергей Максин хәбәр иткәнчә, проектның «юл картасы» әзерләнгән инде.
Үз чиратында, Татарстан Президенты проектны этаплап әзерләү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.
Шунда ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында фәнни-техник, җитештерү һәм сәнәгать өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында Казан (Идел буе) федераль университеты белән «Швабе» ААҖ арасындагы килешүгә имза салынды. Документларга КФУ президенты Мәкъзүм Сәлахов һәм «Швабе» ААҖ генераль директоры Сергей Максин кул куйды.