Рөстәм Миңнеханов Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү турында: Без бөтен спортчылар һәм су спорт төрләрен яратучыларга бәйрәм ясыйбыз

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе(FINA) президенты Хулио Маглионе, FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе вәкилләре сөйләште. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, XVI су спорт төрләре чемпионатының рәсми оештыручысы - “Казан-2013” башкарма дирекциясе Азат Кадыров катнаштылар.
FINA вәкилләре Казанга чираттагы инспекция белән килделәр. Хулио Маглионе очрашу барышында билгеләп үткәнчә, чемпионатны уздыруга спорт объектларын әзерләүдә авырлыклар юк, без ярышларга әзерләнүнең эш сыйфатын күрәбез.
«Kazan-Arena» стадионын чемпионатка әзерләүгә килгәндә, бүгенге көндә берничә вариант бар һәм алар эшләнә.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү мәсьәләләренә багышланган пресс-конференция уздырылганы турында сөйләделәр.
Татарстан Президенты, үз чиратында, FINA җитәкчелеген чемпионатны уздыруда Казанга һәм илгә ышанычлары тулычсынча акланачагында ышандырды. Без бөтен спортчылар һәм су спорт төрләрен яратучыларга бәйрәм ясыйбыз, дип әйтте ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиядә мондый чемпионат узуы илдә су спорт төрләре үсешенә этәргеч булачак.
Без шулай ук су спорт төрләрендә яңа юнәлешләрне өйрәнәбез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, - быелның 8-10 августларында хайданвиг буенча беренче FINA Дөнья кубогы узачак. Татарстан Президенты FINA җитәкчелеген республиканың халыкара дәрәҗәдәге дөнья ярышларын уздыруда тәҗрибә булуында ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International