Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советта катнашучылар 2014 – 2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасын” карадылар

2014 елның 28 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советта катнашучылар 2014 – 2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасын” карадылар.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында алып барды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Без республика икътисады өчен кече һәм урта эшкуарлык роле турында күп сөйлибез, әмма 2010 елдан башлап аның җыелма региональ продукттагы (ҖРП) өлеше акрын үсә, диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. Ул искә төшергәнчә, бүген республикада кече һәм урта эшкуарлык – 140 меңнән артык хуҗалык итүче субъект, монда 500 меңләп кеше эшли. Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкның ҖРПтагы өлеше барысы 25%.

2015 елда бездә кече һәм урта эшкуарлыкның ҖРПтагы өлеше 34%ка җитәргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма мондый динамика белән без аңа ирешә алмаячакбыз.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында республика икътисадын үстерү өчен эшкуарлык үсеше мәсьәләсенә шулай ук җитди карыйлар. Аның сүзләренчә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең«юл картасы» гади хисаплардан гына торырга тиеш түгел – ул эшкуарлык мохитен формалаштырырга, яңа бизнеслар һәм яңа эш урыннары булдырырга тиеш. Кайбер урыннарда бюрократик һәм коррупцион күренешләрне булдырмас өчен чара күрергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук муниципалитетлардагы эш дәрәҗәсен белеп тору өчен ситуацияне мониторинглауны кертергә, күрсәткечләрнең гомуми базасын булдырырга тәкъдим итте.

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм 2014 -2016 елларга Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүнең «юл картасы» проектын эшләүнең алшартлары турында»гы төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Татарстан Республикасында башка илләр, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда эшкуарлыкны үстерүгә бәйле ситуациягә анализ ясалды. Мәсәлән, республикада 1 мең кешегә карата эшкуарлар саны алга киткән илләр белән чагыштырганда алты мәртәбә ким.

Эшмәкәрләр өчен иң зур проблема – төзелешкә һәм энергия тәэминаты челтәрләренә тоташуга рөхсәт алу. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, 2018 елга төзелешкә рөхсәт бирүне карауның вакытын 56 көнгә хәтле киметү (хәзер – 223 көн), милекне регистрацияләү вакытын 7 көнгә (хәзер – 33 көн), энергия тәэминаты челтәренә тотушга гаризаны карау вакытын 40 көнгә хәтле киметү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов катнашучылар игътибарын бүгенге көндә республикада бу сроклар, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, Рустам Минниханов обратил внимание участников заседания на тот факт, артык икәненә юнәлтте. Ул федерация субъектларының уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм эштә кулланырга тәкъдим итте. Аерым алганда, энергия тәэминаты челтәрләренә тоташуга шартлар Ленинград һәм Ульяновск өлкәләрендә уңайлырак.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2014 елда муниципаль берәмлекләрдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру буенча проектлар сайланачак. Иң перспективалыларга ярдәм итү планлаштырыла. Татарстан Республикасы икътисад министры искәрткәнчә, бүген муниципаль берәмлекләрнең 67%нда кече һәм урта бизнес өлеше республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк.

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең “юл картасын” расларга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, “юл картасы” кысаларындагы эш барышын квартал саен күзәтергә кирәк. Эре предприятиеләр белән эшне активлаштырырга кирәк – алар тирәсендә кече һәм урта бизнесны формалаштыру өчен, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Төзелеш һәм энергетика өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту чаралары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясадылар.

Муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлек климатын яхшырту турында Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чыгыш ясады.

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, “Опора России” кече һәм урта эшмәкәрлекнең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Рспубликасы бүлекчәсе җитәкчесе Азат Газизов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International