Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы директорлар советы утырышын уздырды. "Мордовия" техник-кертү технопаркы турында аның гендиректоры Виктор Якуба сөйләде.
Аның мәгълүматлары буенча, идеяне гамәлгә ашыруга 2010 елда керештеләр. Бүген технопарк Мордовиянең инновацион инфраструктурасын һәм предприятиеләрен бердәм механизмга берләштерә, кече һәм урта бизнес үсүгә стимул бирә. Технопаркта 1176 хезмәткәр эшли торган 44 резидент компания бар. 2013 елда берләштерелгән керем 582,3 млн.сум булды. Бүген технопарк «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм Татарстанның башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыра.
Рөстәм Миңнеханов "Мордовия" технопаркының потенциалын уңай бәяләп, анда Татарстаннан делегация җибәрергә тәкъдим итте.
«Эйдос» ҖЧҖ (Казан) инновацион компаниянең робот техникасы өлкәсендәге казанышлары турында аның гендиректоры Рамил Гайнетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының программасы кысаларында фирма "КАМАЗ" ААҖ өчен өченче дәрәҗә роботларын эшләү белән шөгыльләнгә. Мондый роботны кулланк технологик опперация вакытын 2 атнадан 3 сәгатькә хәтле киметә. Компания мөмкинлекләре "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Магановка кызыклы булды.
Киләчәк роботларлы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, шуңа күрә үзебезнең перспектив командага ярдәм итәргә кирәк һәм аңа төрле өлкәләрдә, бигрәк тә куркыныч һәм зарарлы произодстволарда кулланыш табарга кирәк.
Утырышта республиканың химия һәм нефть химиясе продукциясен капиталь төзелештә куллануны киңәйтү мәсьәләмсе дә каралды. Бу хакта ТР Дәүләт заказы агентлыгы гендиректоры Яков Геллер хәбәр итте.
Шундый ук мәсьәлә буенча 2013 елда үткәрелгән түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты продукция, электрон биржа мәйданчыгын кулланып, конкурентлы нигездә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алынырга тиеш дигән карарга килде. Моның өчен заказ бирүчеләр контракт проектына тиешле шартны кушырга тиешләр. Биржа мәйданчыгында сатып алу логистика аркасында урындагы товар җитештерүчеләргә преференцияләр бирә. Әгәр дә тигез шартларда продукция конкурентлы була алмый икән, аның сәбәпләрен ТР Икътисад министрлыгы ачыкларга тиеш. Бу карар нефть химиясе продукциясен җитештерүче предприятиеләрнең үтенеченә җавап буларак кабул ителде. подрядчикларның капремонт өчен Татарстанда җитештерелә торганнан икеләтә артык бәягә трубалар сатып алуы мисал итеп китерелде. Кәрәзле поликарбонат, буяулар, мастикалар һәм башка продукция белән дә шундый ук хәл.
Куелган бурычны гамәлгә ашыру өчен, нефть химиясе продукциясенең каталогы чыгарылган. "Биржа мәйданчыгы" ЭСМ аппарат-программалы комплекс әзерләнгән. Предприятиеләр вәкилләрен әлеге мәйданчыкта эшләргә өйрәтү оештырылган. Шул ук вакытта Яков Геллер билгеләгәнчә, карар башкарылмаган. Дәүләт һәм муниципаль заказ бирүчеләр "Биржа мәйданчыгы" аша сатып алмыйлар.
Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов биналарны проектлаучылар, техник-икътисадый йөкләмә башкаручыларга республикадагы мөмкинлекләрне куллануны проектка кертүнең кирәклеген җиткерергә тәкъдим итте.
Холдинг белән идарә итүнең системасы үсеше потенциалы турында Ernst & Young LLC компаниясе вәкиле Кирилл Сидоренко сөйләде.
Утырышта катнашучылар «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең еллык акционерлар җыелышына әзерләнү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар .