Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә ТР Төзелеш министрлыгы ТР Төзүчеләр берлеге һәм төзүчеләр профсоюзы белән бергә төрле чаралар уздыра

2014 елның 29 марты, шимбә
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә ТР Төзелеш,архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ТР Төзүчеләр берлеге һәм төзүчеләр профсоюзы белән бергә төрле чаралар уздырачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте
.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Бу датага багышланган айлык кысаларында “Татарстан Республикасы төзелеш тармакларының хезмәтне саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләр” КВНы узачак, анда төзелеш материаллары җитештерү буенча төзелеш оешмалары һәм предприятиеләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары командалары катнашачак (11апрель).

19 нчы халыкара махсуслаштырылган “ВолгаСтройЭкспо” күргәзмәсе кысаларында төзелештә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча конференция планлаштырылган (22 апрель).

Фәрит Хәнифов шулай ук, 2014 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе тарафыннан 291 тикшерү уздырылуын белдерде. Инспекция мәгълүматларына караганда 2014елның 1 кварталында 8 һәлакәт булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International