Кырымтатар халкының VI чакырылыш Корылтаеның чираттан тыш II сессиясе бүген Бакчасарайда уздырыла. Корылтай эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов һ.б. рәсми затлар катнаша.
Корылтайның бүгенге утырышында Кырымда кырымтатар милли автономиясен булдыру турындагы мәсьәлә каралышка тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Мәҗлес әгъзасы, Кырым Дәүләт советы депутаты Рәмзи Ильясов, дип тапшыра “Крыминформ”.
“Без биредә төп халык булып торабыз. Шуңа бәйле рәвештә, шуны нигез итеп алып, без Кырымда кырымтатар халкының милли территориаль автономиясен булдыруны карарга тәкъдим итәбез”, - диде Ильясов.
Ул үзе бу мәсьәләне хәл итү дөнья бергәлегеннән торачак дип ышана. “Әлеге мәсьәләнең ничек хәл ителәсе без мөрәҗәгать белән чыгасы илләрдән торачак. Бу Россия генә түгел, шулай ук дөньяның күп кенә илләре дә”, - дип билгеләп үтте Ильясов.
“Крыминформ” хәбәр иткәнчә, Милли Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, бүгенге сессияне ачып, Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Гайнетдиновны, шулай ук Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевны сәламләде.
Алдагы көнне Чубаров шәех Равил Гайнетдиновны кырымтатар халкы Корылтаеның чираттан тыш сессиясенә чакырган, һәм Мөфтиләр шурасы башлыгы чакыруны кабул иткән.
“Тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтне үстерү һәм ныгыту мөмкинлеге бирәчәк конструктив диалогның дәвамлы буласына ышанам”, - диде шәех Гайнетдинов.