Рөстәм Миңнеханов Кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровның әтисе үлү сәбәпле кайгысын уртаклашты

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка, әтисе-Абдурахман Сәйетасан углы Чубаровның үлүе сәбәпле, кайгысын уртаклашып телеграмма җибәрде.
“Хөрмәтле Рефат әфәнде! – диелә телеграммада. – Мин Сезнең тирән кайгыгызны уртаклашам. Үлем Сезнең иң якын кешегезне, кадерле әтиегезне, акыллы остазыгызны, хөрмәтле гаилә башлыгын арагыздан алып китте. Абдурахман ага тормышында бик күп файдалы һәм изге эшләр эшләгән, үз халкының өметләре белән яшәгән, лаеклы уллар тәрбияләгән, үзе турында матур истәлек калдырган. Чын күңелемнән Сезнең һәм гаиләгезнең кайгысын уртаклашам.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International