Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин: Коллективларда пациентларга карата тупас, игътибарсыз һәм ихтирамсыз мөнәсәбәткә каршы шартлар тудыру мөһим
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Җәмгыятьтә медицина хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда җаваплылыклары турындагы тема актуальләшә бара. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Адель Вафин белдерде.
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев катнашты.
Коллегиядә төп мәсьәлә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру турында булды.
Һөнәри җаваплылык турында сөйләгәндә, һөнәри компетенция мәсьәләсенә тукталмый ярамый, диде Адель Вафин. Һәр елны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика аттестация комиссиясе тарафыннан 1меңнән артык табиб һәм 3,5 мең урта звено медицина хезмәткәрләренә аттестация уздырыла.
Иң югары белем дәрәҗәсен аллергологлар күрсәтте (97,5 балл), дермотовенерологлар (95,2 балл), неонанатологлар (94,5 балл).
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, белгечлеге буенча 5елдан артык эш стажы булган, әмма квалификация категориясе булмаган белгечләргә мәҗбүри аттестация уздыру турында инициатива белән чыкты.
Ел саен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 130 лап хезмәт тикшерүләре уздырыла. Хезмәт тикшерүләре прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы структуралары соравы буенча башкарыла.
Адель Вафин, бик катлаулы эксперт очраклары булганда комиссия булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады. “Без эксперт карарларын чыгарганда принципиальлек һәм объективлык ягында”, диде ул.
Соңгы ике елда 289 очракта баш табибләрнең премиясе киселгән, дисциплина җаваплылыгына 342 белгеч, ә 122 белгеч административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген тупаслык, игътибарсызлыкны, пациентларга ихтирамсыз мөнәсәбәтне без коррупция кебек бәяләргә тиеш, диде Адель Вафин, коллективларда мондый күренешләргә каршы шартлар тудыру мөһим. Ул сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Этика көннәре уздыруны тәкъдим итте.
Адель Вафин шулай ук республикада бик күп намуслы һәм җаваплы белгечләр эшләвен, аларның республика халкы өчен нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләргә әзер булуларын ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз