Павел Николаев: Суд нәтиҗәләре буенча хезмәт урынындагы җинаятьләр өчен узган елда 30 медицина хезмәткәре хөкем ителгән
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Узган ел уннарча табиб һәм ТР ның медицина учреждениеләре җитәкчеләре җинаятьләре өчен җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышы барышында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә төп мәсьәлә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру турында булды.
Коллегия бүген югары медицина технологияләре үзәге бинасында узды (Казан, Оренбург тракты). Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесеТатьяна Ларионова, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев катнашты.
Павел Николаев үзенең төп докладында белдергәнчә, “ришвәтчелек сәламәтлек саклау өлкәсендә киң таралыш алды”.
2013елның 18 сентябрендә Совет район суды тарафыннан берничә Республика наркология диспансеры җитәкчесе гаепле дип табылган һәм 1елга һәм 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Ләкин ришвәтчелек һәм коррупция – без бергә аңа каршы көрәшергә тиешле проблемаларның бердәнбере генә түгел. Табибләрнең ялгышуы җитди проблема булып тора, дип билгеләде Павел Николаев. Аның сүзләренчә, узган елда табибләр ялгышы аркасында 37 пациент үлгән, ә тугызына сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү сәбәпле авыр зыян китерелгән. Табибләрнең ваемсызлыгы аркасында балаларның зыян күрүе аеруча борчу тудыра. Иң куркынычы – тыныч вакытта һәм югары технологияле медицина җайланмалары һәм югары квалификацияле белгечләр булганда да балаларны югалту.
Павел Николаев шулай ук тиз медицина ярдәме күрсәтү хезмәте авыруларны төрле хастаханәләргә китереп тә, аларның кабул итемәве һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле үлем очраклары булуга мисаллар китерде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.
Кайбер актуаль мәсьәләләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.