Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бурычлары аркасында, Татарстанда яшәүче 8,5 мең кеше чит илләргә чыга алмаячак
2014 елның 1 апреле, сишәмбе
2014 нче ел башыннан бурычлыларга карата чит илләргә чыгуны вакытлыча чикләү турында 4,5 меңнән артык карар чыгарылган, моның нәтиҗәсендә, 210,5 млн сум акча түләттерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итте.
“Практика күрсәткәнчә, Россия Федерациясеннән чит илләргә чыгу хокукын вакытлыча чикләү – бурычлыларны әҗәтләрен түләттерүгә этәрүче нәтиҗәле ысулларның берсе”, - дип белдерде республиканың баш суд приставы. Ул хәбәр иткәнчә, узган елгыларны да исәпкә алып, бүгенге көндә чит илгә чыгу өчен 8,5 мең Татарстанлыга рөхсәт юк.
Радик Ильясов бурычлары аркасында чит илләргә чыга алмау буенча кара исемлеккә эләгүчеләр санының елдан-ел артуын билгеләп үтте. 2012 нче елда 8,5 мең карар чыгарылган, бурычлылар 103 млн сум күләмендәге бурычларын түләгән. 2013 нче елда Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан бурычлы затларны Россия чикләреннән чыгу буенча вакытлыча чикләү кертү турында 20 меңнән артык карар чыгарылган. “Суд приставларының Татарстан буенча идарәсе бурычлыларны чит илләргә чыгармау буенча вакытлыча чикләү кертү турындагы карарлар санын быел тагын да арттырырга ниятли”, - дип кисәтеп куйды ТР баш суд приставы.
Билгеле булганча, кара исемлеккә бурычлары 10 мең сумнан арткан затлар гына кертелә. Чит илгә сәфәр тотарга җыенучыларга киңәш итеп шуны әйтергә кирәк: бурыч түләнгәч тә, чикләүне гамәлдән төшерү өчен, 7 тәүлек вакыт бирелә. Шуңа күрә башкарма производстволар буенча бурычларны каплауны очыш алдыннан күпкә иртәрәк кайгыртырга кирәк, ди Радик Ильясов.
ТР баш суд приставы бүгенге көндә республикада 600 меңләп бурычлы зат булуы турында хәбәр итте. Аларның һәркайсы суд приставлары идарәсе сайтына кереп, исем-фамилиясен, туган елын кертеп, мәгълүматлар базасында үз бурычларын карый ала.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз