Татарстан Республикасында I кварталда 87,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән
2014 елның 5 апреле, шимбә
2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2014 елның I кварталында республикада 87,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, яисә 2013 елның шул чорына карата 100%. Шул исәптән Мөгезле эре терлек ите -23,1 мең тонна (яисә 2013 елның шул чорына карата 95%), дуңгыз ите -21,4 мең тонна (яисә 100%), кош ите -42,4 (яисә 102%). 84,1 мең тонна продукция сатылган (яисә 103%).
2014 елның I кварталына 262,8 мең тонна сөт җитештерелгән (яисә 99%). Шул исәптән март аенда 95,3 тонна.
Марат Әхмәтов, шулай ук 2014 елның 1 апреленә терлекләрнең баш санын да белдерде. Республикада 752,7 мең баш мөгезле эре терлек, 453,9 мең баш дуңгыз, 47,4 мең сарык бар.
1 апрельгә мөгезле эре терлек баш саны арту динамикасы уңай, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Аның сүзләренчә, бүген продукцияне сатып алу бәяләре узган елгыдан югары. Авыл хуҗалыгы, шул исәптән терлекчелек продукциясенә дә ихтыяҗ бар.
2014 елның I кварталында ТР авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелектән кергән акча тыбышы якынча 11,7 млрд сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда үсеш 22 процент тәшкил иткән, яисә 2,1 млрд сум, шул исәптән сөт хисабына- 1,65 млрд сум. Марат Әхмәтов, бу сөтне сатып алу бәясе үсүгә бәйле, дип белдерде. Һәр ай саен өстәмә 600-650 млн сум өстәмә акча керә, - диде ул.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.
Кайбер актуаль мәсьәләләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.