Рөстәм Миңнеханов Дубайда IV Инвестицион форумда катнаша

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Дайбайда IV инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM) катнаша. Чара Дубай шәһәрендәге Халыкара күргәзмәләр һәм конвенцияләр үзәгендә үткәрелә. 2014 елгы инвестицион форумның төп максаты -  багланышларны тәэмин итү, бизнес һәм инвестицияләрне стимуллау. Форум эше 9 апрельгә хәтле дәвам итәчәк. 

Форумда шулай ук Татарстан Республикасыннан ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, БГӘндә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Иннополис" Махсус икътисадый зона" ААҖ генераль директры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев катнашалар.  

БГӘнә өч көнлек визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AIM 2014нең ачылу тантанасында катнашыр, берничә чит ил компаниясе җитәкчеләре белән эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырачак дип көтелә. 

Форум турында тулырак мәгълүмат – www.aimcongress.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International