Татарстан Республикасы һәм Шардж әмирлеге Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бүген, Дубайда ел саен уздырыла торган AIM инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе Шардж әмирлеге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әхмәд Мөхәммәд әл Мидф белән беренче очрашуын уздырды. ТР делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, БГӘдә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев бар.

Очрашу барышында Татарстан делегациясе өчен Шардж әмирлегенең икътисади һәм инвестиция потенциалын тәкъдир иттеләр, һәм шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының эшчәнлеге һәм өстенлекле юнәлешләре үсеше турында сөйләделәр. Шарджда егермеләп сәнәгать зонасы булдырылган. Монда нигездә химия сәнәгатенең урта һәм кече предприятиеләре тупланган һәм ирекле икътисади сәүдә зонасы оештырылган.

Игорь Носов Татарстанда IT-индустрия үсеше һәм “Иннополис” проекты турында сөйләде.
Үз чиратында, Әхмәд Мөхәммәд Әл Мидф төбәкләр белән, аеруча Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну белдерде. “Татарстан Республикасы делегациясенең килүе, һичшиксез, Россия-Әмирлек багланышларының үсешенә ярдәм итәчәк”, диде ул.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Шардж әмирлеге Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International