ТР Премьер-министры Шамил Гафаровка Бакчасарай районы белән үзара электрон багланышлар, Кырым белән Татарстан арасында видеоконференцияләр оештыру мөмкинлекләрен уйлауны йөкләде.
ТР Премьер-министры бүген шулай ук Симферопольда, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак рәислегендә узачак, Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди һәм методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашачак.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.