Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күзәтчелек советы вәкилләре милли рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре, илдә эшлекле климтны яхшырту, социаль өлкәдә берничә инициатива, шулай ук Кырымның кече һәм урта бизнесына хокукый мәгълүмат җиткерүне оештыру турында сөйләштеләр.
Владимир Путин белдергәнчә, Россиянең эшлекле климатын, бизнеска йөкләмәләрне киметеп, тиз темпларда яхшыртырга кирәк. Ул шулай ук милли рейтингны эшләтеп җибәрү мәсьәләләрен дә тиз арада хәл итәргә кирәклеген искәртте. Инде регионнардан мәгълүмат җыячак рейтинг комитеты оештырылганын да белдерде.
АСИ генераль директоры Андрей Никитин хәбәр иткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы Кырымда үзенең вәкиллеген ачарга һәм илнең яңа регионнарын да инвестицион климатны яхшырту программаларына кертергә планлаштыра.
АСИ Күзәтчелек советы стенограммасы Россия Президентының рәсми сайтында бар - http://news.kremlin.ru/news/20737.