Илдар Халиков Россия төбәкләренең Кырымга ярдәм итү мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә катнашты

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди һәм методик ярдәм күрсәтү буенча уздырылган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Симферопольда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Дмитрий Козак Кырым муниципалитетларына быелгы елның 1 октябренә кадәр торак пунктлар үсешенең генераль планнарының яңа вариантларын әзерләүне йөкләде.

Ул шулай ук РФ субъектлары җитәкчелегенә Кырым эшләре буенча министрлыкка Кырымның муниципаль районнары белән 2015 елның апреленә кадәр хезмәттәшлек итү планнарын тапшыруны тәкъдим итте.

Дмитрий Козак сүзләренчә, Россия төбәкләренең Кырым районнары һәм шәһәрләре белән хезмәттәшлек гуманитар характерда гына түгел, бәлки анык матди ярдәм формасында булырга тиеш.

РФ вице-премьеры, авыл хуҗалыгы эшләрен оештыру беренче чиратта игътибар таләп итә, чөнки Кырымның авыл хуҗалыгы районнары техника җитешмәүне кичерә, мәктәпләргә уку елына әзерләнүгә, шул исәптән дәреслекләр белән тәэмин итүгә, шулай ук Кырым сәламәтлек саклау системасына матди ярдәм һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә игътибар итәргә кирәк, -дип белдерде.

Дмитрий Козак билгеләвенчә, тормыш шартларын яхшырту кагыйдәләре Кырымның барлык торак пунктларында эшләнгән булырга, һәм аларны бозган өчен җаваплылык каралган булырга тиеш.

Вице-премьер РФ төбәкләре җитәкчеләренә Кырым торак пунктларында тормыш шартларын яхшырту кагыйдәләрен эшләүдә үзләренең коллегаларына ярдәм итүне йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International