Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Җитештерүдәге имгәнүләрнең кимүе күзәтелә, ләкин бик аз”
2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә республиканың сәнәгать һәм төзелеш объектларында нормаларны һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны бетерү өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “2013 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм аның шартларының торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча күрелә торган чаралар” мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте.
Утырышны ачканда, ТР Премьер-министры Илдар Халиков- “Җитештерүдәге имгәнүләр һәм кешеләрнең үлүе безнең барыбызны да борчый , 2013 нче ел һәм 2014 ел башы нәтиҗәләре канәгатьләндерә алмый”,- дип белдерде.
Төп докладны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстанда765 хезмәткәр (2012 елда – 865 кеше) җитештерүдә зыян күргән. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсе буенча республика уңай күрсәткечләрне һәм кимүгә барган темпны саклый.
2013 нче елда җитештерүдә 103 кеше үлгән, ә 2014 елның беренче өч аенда инде 24 кеше. Иң күп үлүчеләр саны Казанда (36 кеше), Чаллыда (15), Лаеш районында (7), Әлмәт һәм Түбән Камада (6 шар кеше).
Иң проблемалы тармак булып төзелеш кала, анда 2013 нче елда 33 кеше үлгән. Транспорт, элемтә тармагында 15 кеше,, авыл хуҗалыгында да шул кадәр, эшкәртү производствосында 14 кеше үлгән.
Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, җитештерүдә имгәнүләр һәм үлем очракларына китергән сәбәпләр – эшне оештыруның канәгатьләнерлек булмавы, юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган машина һәм җайланмалардан файдалану, индивидуаль саклану чараларын кулланмау, хезмәт дисциплинасын бозу.
Үлем очракларын тикшерү нәтиҗәләре буенча гаеплеләргә һәм эш бирүчеләргә 33 җинаять эше кузгатылган, 2,65 млн сумга штраф салынган.
“Без формаль яктан яхшы күренешкә ия, ләкин хәл элеккечә катлаулы. Барлыкка килгән уңай динамика бик түбән”, -дип йомгаклады Илдар Халиков.
Ул Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә төзелеш объектларында куркынычсызлык нормалары таләпләрен сакламаган оешмаларны җәзага тарту мөмкинлекләрен кабат карауны йөкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның Россия фәне көне белән котлавы
Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм! Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да.
3
февраль, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте
Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты
Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI Бөтенроссия ярышлары старт алды. Тантанада республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашты.
2
февраль, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне белән котлады
Бүген мөһим дата – 2 февраль - Сталинград сугышында (1943 ел) совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне билгеләп үтелә. Татарстанлыларны, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз