Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы коллегиясенең икенче киңәйтелгән утырышында катнаша

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Энергетика министрлыгы коллегиясенең икенче киңәйтелгән утырышында катнаша. Чара РИА "Новости" Матбугат үзәгендә үткәрелә, аннан утырышның туры интернет-трансляциясе оештырылган. 

Коллегиядә Россия Энергетика министрлыгының 2013 елдагы эшенә нәтиҗә ясалачак һәм ведомство эшчәнлегенең төп юнәшлешләре билгеләнеләчәк.  Төп нотык белән РФ энергетика министры Александр Новак чыгыш ясый.

Чарада шулай ук федераль хакимият органнары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре, РФ Энергетика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, РФ Энергетика министлыгы департаментлары җитәкчеләре катнаша. 

Утырыштан соң РФ энергетика миинстры Александр Новак матбугат конференциясе үткәрәчәк, аның барышында 2014 елга РФ Энергетика министрлыгының максатлары һәм бурычлары декларациясе тәкъдир ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International