Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - "Алабуга" МИЗ территориясендә "Хави Логистик Алабуга" ҖЧҖнең һәм "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" ҖЧҖнең заводлары төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашу.
"Алабуга" МИЗнда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук "Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ заводында булалар.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты махсус икътисадый зонаның алга таба үсеше өчен резидентларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.