Татарстан Президенты Росавиациянең Идел буе идарәсе башлыгы белән очрашты

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль һава агентлыгының Идел буе  төбәкара территориаль һава транспорты идарәсе җитәкчесе Валерий Шубин белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР трансопрт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.  

Очрашу барышында катнашучылар Росавиациянең Татарстан төбәкара территориаль идарәсен яңадан оештыру һәм Идел буе идарә белән багланышларны яхшырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International