Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ территориясендә урнашкан "Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ заводында булды.
Әлеге предприятие "Соллерс" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖчыгаручы автомобильләрнең эшкәртелгән газларын нейтральләштерү системаларын җитештерү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыра. Бу проект 2012 елның июлендә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы сәнәгать махсус икътисадый зоналары буенча эксперт советы тарафыннан хупланган.
Бүген "НТЦ МСП" генераль директоры Гиви Надарейшвили җитештерелә торган продукциянең махсус төрләре турында хәбәр итте (гофрире торбалар, "УАЗ" машиналары өчен глушительләр һәм резонаторлар, "КАМАЗ"лар өчен нейтральләштерү системалары), шулай ук Евро 4 "КАМАЗ" автомобильләре өчен эшкәртелгән газларны чистарту системасы үрнәкләрен күрсәтте.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, "ОЭЗ ППТ «Алабуга" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айдельдинов һәм башкалар озата йөрделәр.