Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасы күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Чарада МИЗның 2013 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды,агымдагы елда эшчәнлек юнәлешләре һәм 2024 елга хәтле перспектив план каралды. Утырыш эшендә шулай ук "Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә "Иннополис" МИЗ 2012 елның 1 ноябрендә булдырылганын искәртте. Ул республиканың Югары Ослан һәм Лаеш районнарында урнашып, 294 гектар җир били. Планда МИЗ инфраструктурасын булдыруга 22,5 млрд сумлык инвестицияләр кертү каралган.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, яз җитү белән яңа шәһәр мәйданчыгында төзелешне активлаштырырга кирәк. "Хәзер төзелеш чоры башлана, һәм безгә көн яктысында эшләргә кирзк", - дип саный Р.Миңнеханов.
Күзәтчелек советы әгъзалары яңа органның эш регламентын расладылар һәм Рөстәм Миңнехановны "Иннополис" МИЗ күзәтчелек советының рәисе итеп сайладылар.
Рөстәм Миңнеханов совет әгъзаларына рәхмәт белдерде һәм уртак актив эшкә өндәде. "Проект бик җитди, без бөтенебез аны гамәлгә ашыруның җаваплылыгын аңларга тиеш һәм бергәләп эш итәргә, - дип әйтте ТР Президенты. - Татарстанның Россия IT-башкаласы булу мөмкинлеге бар".
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча күзәтчелек советы рәисенең урынбасары итеп ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновны сайладылар. "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов күзәтчелек советының сәркәтибе булды.
Шуннан И.Носов МИЗ эше турындагы нотык белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда яңа шәһәр һәм махсус икътисадый зонаны нигезләү буенча бөтен документларны раслау эше үткәрелде, алар бөтенсе дә куелган сроклардан алданрак кабул ителделәр.
И.Носов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Иннополисны булдыру кысаларында 3,4 млрд сумга контрактлар имзаланган, 1,36 млрд сумга эшләр башкарылган, шул исәптән 1,2 млрд сумга төзелеш-монтаж эшләре. Хәзерге вакытта 11 млрд сумга объектлар төзүгә конкурс үткәрелә.
МИЗ объектлары төзелешендә бүгенге көндә уртача 350 кеше эшли, ә яңа шәһрнең бөтен объектларында 1,5 меңгә якын кеше эшли.
Җитәкчелекнең төп эшләренең берсе - резидентларны җәлеп итү. Игорь Носов хәбәр иткәнчә, хәзер махсус икътисадый зонада IT-тармакның 12 приоритет юнәлеше билгеләнде, 20 ил - перспектив партнерлар. "Ләкин Россия компанияләре беренчелектә", - дип ассызыклады МИЗ гендиректоры.
Игорь Носов Иннополиста төзелеп килүче ике технополисны атаклы Россия галимнәре Александр Попов һәм Николай Лобачевский исемнәре белән кушу тәкъдимен әйтте. Күзәтчелек советы әгъзалары бу фикерне хупладылар.
"Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков үз чиратында "Иннополис" МИЗны, үзенә Россиядә эшләүче бөтен махсус икътисадый зоналар тәҗрибәсе нигезләндә оештырылган, озак һәм җитди эш нәтиҗәсе икәнен билгеләде.