ТР Хөкүмәте Йортында Казанда WorldSkills Russia 2014 чемпионатын уздыру турында фикер алыштылар

2014 елның 11 апреле, җомга
ТР Хөкүмәте Йортында бүген, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә, WorldSkills Russia 2014 эшче һөнәрләренең милли чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

WorldSkills Russia чемпионаты Казанда 2014 елның 16 маеннан 20 майга кадәр үтәчәк. Татарстан башкаласы беренче тапкыр эшче һөнәрләре осталарының дәрәҗәле ярышларын үзендә уздырачак.

Татарстан вице-премьеры –фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, ярышлар Казан ярминкәсендә узачак. Россиянең барлык төбәкләреннән катнашучылар 35 һәнәр буенча ярышачаклар. Татарстан Республикасының да үз командасы булачак.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Илдар Халиков, Казанда шундый күренекле ярышларны уздыру яшьләр арасында эшче белгечлекләренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк,- дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International