Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзекләндерү һәм төзелеш объктларын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрделәр.
2012-2013 еллардагы мәдәни мирасны саклау кысаларындагы эш нәтиҗәләре буенча объектларны карау Бауман һәм Астрономическая урамнары киселешеннән башланды.
Рөстәм Миңнеханов Бауман урамындагы 27 һәм 60 номерлы йортларны карады, биредә реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Ул Казанның җәяүле урамында урнашкан күпчелек йортларның ишек алларында, хуҗаларын да эшкә кушып, тәртип урнаштыруны йөкләде.
Киләсе объект Бауман урамының 19 номерлы йорты - элеккеге Матбугат йорты булды, ул - конструктчылык стилендә Пэн архитекторы тарафыннан XX гасырның 30нчы елларында төзелгәнн архитектура һәйкәле. Бина республикада нәшрият эше, китап басу тарихы белән тыгыз бәйләнештә тора. Төрле чорларда монда "ТатКнигоИздат", Татар китап нәшрияте, шәһәрдәге иң зур китап кибете, республика газеталары һәм журналларының редакцияләре урнашкан иде. Матбугат йорты бинасы инвесторга бирелде, һәйкәлне төзекләндерү эшләрен алып баручы предприятие булдырылды. Бина ике урамга карый - Бауман һәм Профсоюзная урамнарына. Бауман урамына каручы биналарга тарихи һәйкәл статусы бирелгән. Рөстәм Миңнехановка объектта 167 номерлы кунакханәне төү эше алып барылганы турында сөйләделәр, шулай ук монда рестораннар һәм кибетләр булачак. Төзүче компания вәкиле сүзләренчә, алар реставрация кысаларында эш итәләр. Җәйгә төзелеш эшләре тәмамланыр дип көтелә, ә тулысынча эшне 2014 ел ахырында бетерергә планлаштыралар.
Матбугат йортының Профсоюзная урамына караган ягын 250 автомобиль сыешлы паркингка әйләндергәннәр.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Бауман ур., 13 адресы буенча урнашкан бинаны карады (элеккеге "Бүләкләр кибете). Объектта өченче катны өстәү эше алып барыла. ТР Президентына объектны төзекләндерүнең расланган проектын тәкъдир иттеләр.
Шуннан элеккеге "Казан" кунакханәсен карадылар. Инвестор компаниясе бинаның Бауман урамына караган фасадын төзекләндергән. Биредә торак фатирлар, 20 сәүдә павильоны, офислар булачак. Рөстәм Миңнеханов шулай ук инвестор компаниясе вәкилләреннән җир асты галереясен төзекләндерү эшләре кайчан башланып китәчәге турында сорашты.
Рәхматтулин урамының ишек алдында Татарстан Президентына Рәхматуллин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнары кысаларында тарихи кварталны ренновацияләү проектын күрсәттеләр. Проектны "Ак Барс девелопмент" башкара. Әлеге кварталда торак йортлар төзү планлаштырыла.