Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖдә акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров финанс-икътисадый эшчәнлек турында нотык белән чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, базарның тотрыксыз чагында компания гомуми бәяләр кимүне каучук һәм пластикны җитештерүнең күләмен арттыру аша компенсацияләде. Бу продукцияне сатып 119,8 млрд. сумлык керем һәм 6,1 млрд. сум табыш алырга мөмкинлек бирде.
2012 ел белән чагыштырганда, товар җитетерү чагыштырмача бәяләр буенча 103,9 процент тәшкил итте. Өстәмә 60 мең тонна продукция җитештерелде. Җитештерү күләмнәре буенча этилен, пропилен, полистирол, бутил каучугы һәм СКД-Н каучугы кебек продукция җитештерү күләме максималь дәрәҗәдә булды. 2013 елда экспортка 2 млрд сумлык продукция җибәрелде, бу 2012 елдагыга караганда кимрәк.
Синтетик каучукларны экспортка җибәрүнең гомуми күләме 2013 елда, 2012 ел белән чагыштырганда, 15%ка артты һәм 580 мең тонна тәшкил итте.
Узган елда "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ эшчәнлегенең приоритет юнәлешләренең берсе әйләнә-тирә мохитне саклау булды. 2013 елда перспектив экология программасы кысаларында 88 чара үткәрелде. Алан һәм Мартыш авылларыннан халыкны күчерү буенча йөкләнгән эшне компания тулысынча үтәде.
Производство һәм гомумән сәнәгать комплексында энергияне сарыф итүне киметү буенча эшләр даими рәвештә алып барыла. Компаниядә "2016 елга хәтле гамәлдәге ягулык-энергетика ресурсларын сәнәгать кулланучысының энергетика паспорты"н булдырды. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖне электр энергиясен һәм электр көчен күпләп сату базарына чыгару буенча эшләр башкарылды.
Компаниянең стабиль эшчәнлеге нәтиҗәле социаль cәясәт алып баруны мөмкин итте. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 34,5 мең сум тәшкил итә.
2013 елда Татарстан Республикасының консалидацияләнгән бюджетына 7,4 млрд. сум күчерелде, шул исәптән Түбән Кама бюджетына – 786 млн. сум.
Бүген компания 2020 елга хәтле стратегик программаны гамәлгә ашыруга нигезләнгән үсешенең киләсе этабына күчүне планлаштырды. Программаның нигезендә этилен һәм полиолефинам җитештерүнең 1 млн. тонна куәтле олефлин комплексын төзү буенча зур масштаблы проектны гамәлгә ашыру каралган.
Киңәшмәдә еллык отчет, еллык бухгалтер отчеты, шул исәптән 2013 елга финанс нәтиҗәләре буенча отчет расланды.
6,1 млн. сум чиста табыштан дивидентлар түләүгә 1,83 млрд. сум җибәрелде ягъни һәр акциягә 1 сум. Үсешнең стратегик программасына һәм 2014 елда кредитларны каплауга 4,238 млрд. сум юнәлдерелә.