Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы хезмәттәшлек өчен бик күп мөмкинлеккә ия, ләкин алар тулысынча ачылмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы - Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгыр автономияле районы комитеты секретаре Чжан Чуньсянь белән очрашу барышында белдерде.
Очрашу Өремче шәһәренең СУАР административ үзәгендә булды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ТАИФ” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты партиянең СУАР комитеты секретаре Чжан Чуньсяньга, Синьцзян-Уйгыр автономияле районында кунакчыл кабул иткән өчен, рәхмәт белдерде. “Без Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында КХР һәм ТР арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Безнең сәфәрнең максаты – икътисади, фәнни-техник, мәдәни, мәгариф хезмәттәшлекләрен киңәйтү”, - дип белдерде ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге Синьцзян-Уйгыр автономияле районы белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну белән карый. “Һәм мин безнең элемтәләр багланыш өчен яңа юнәлешләр ачар, һәм без яңа проектлар турында килешә алырбыз дип ышанам”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президены Чжан Чуньсяньга Татарстанның КХР белән мөнәсәбәтләре үсеше турында хәбәр итте. “Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик зур, ләкин безнең элемтәләрнең дәрәҗәсе әлегә мөмкинлекләребезгә туры килми. Барлык юнәлешләр буенча эшне активлаштырырга кирәк”, - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
“Без күп кенә Кытай компанияләренең үз бизнесларын Россия Федерациясендә киңәйтергә теләвен беләбез, һәм Татарстан Республикасы алар өчен илебезгә керә алырлык урынга әйләнә ала”, - диде Татарстан Президенты.
Аның фикеренчә, Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районының икътисади хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате.
Шулай ук Татарстан өчен фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү бик мөһим. ТР Президенты сүзләренчә, Казан вузларында хәзер СУАРдан 42 студент белем ала, Татарстанда барлыгы 320 кытай студенты укый. “Мин студентлар белән алмашу бик мөһим дип саныйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, спорт һәм туризм өлкәсендә шулай ук зур хезмәттәшлек потенциалы бар.
Рөстәм Миңнеханов, төбәктә татарларга булдырылган мөмкинлекләр өчен, СУАР җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
“Безнең визит хезмәттәшлегебезгә өстәмә динамика бирер дип ышанам. Сезне Татарстанда күрергә шат булачакбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Чжан Чуньсяньга.
Кытайның Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгыр автономияле районы комитеты секретаре Чжан Чуньсянь Татарстан делегациясе сәфәренең уңышлы булачагына ышанычын белдерде. “Сез сәфәрегезгә яхшы әзерләнгәнсез, һәм шуңа күрә мин ул СУАР һәм Татарстан мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итәр дип ышаныч белән әйтәм”, - дип белдерде Чжан Чуньсянь.
Ул СУАР икътисады үсеше турында сөйләде. Ул территория буенча Кытайның эре төбәге булып тора һәм динамик рәвештә үсә торган икътисады белән аерыла.
Чжан Чуньсянь Рөстәм Миңнехановка “Ефәк юл” транспорт коридоры төзелешендә хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим итте. СУАР Татарстанга МИЗ булдыруда тәҗрибәсен бирә ала һәм студентларны алмашу белән кызыксына.
Аның фикеренчә, СУАР һәм Татарстан туристлар күзлегеннән җәлеп итүчән була ала. Төбәкләргә гуманитар өлкәдә дә хезмәттәшлек итәргә кирәк.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Чжан Чуньсянь барында КФУ һәм Синьцзян университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм СУАР Сәүдәгә ярдәм итү комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.