Илдар Халиков “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “ЛУКОЙЛ” ААҖ вице-президенты, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Ике яктан да катнашучылар республика территориясендә уртак проектлар һәм Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ААҖнең инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, бүген “РИТЭК” ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлары һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының V конкурсы рәсми рәвештә башланып китүе турында хәбәр ителде. Бу конкурс актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә коммерцияле булмаган оешмаларның инициативаларын яклау өчен булдырылган. Беренче тапкыр конкурс Татарстан территориясендә 2010 елда булган.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.