Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2014 елда декларация кампаниясе башланганнан алып, Татарстанлылар тарафыннан 47 мең салым декларациясе тапшырылган
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза. Татарстанда исә 2013 нче елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.
Аның сүзләренчә, узган елда бу күрсәткеч ахыр чиктә 99 процентны тәшкил иткән.
Марат Сафиуллин декларация кампаниясе чорында салым инспекцияләренең озайтылган эш графигы буенча эшләвен билгеләп узды. Әле декларацияләрне тапшырырга өлгермәгән гражданнарны белгечләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 9 дан 20 сәгатькә кадәр кабул итә, калган көннәрне эш сәгате – 18 сәгатькә кадәр. Шулай ук айның икенче һәм дүртенче шимбәләрендә белгечләр сәгать 10 нан 15 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә.
Республиканың салым инспекцияләрендә кампания башланганнан алып, 25, 26 март һәм 11, 12 апрель көннәрендә Ачык ишекләр көне үткәрелгән. Бу көннәрдә фискаль органнарга 20 меңнән артык кеше килгән, аларга декларация тутырганда хезмәткәрләр консультациясе һәм ярдәме күрсәтелгән. Марат Сафиуллин әйтүенчә, инспекциягә бармыйча гына да декларация тапшыру мөмкинлеге бар. “Әгәр дә электрон цифрлы имза булган очракта, һәр гражданин соралган документны “Декларация-2013” программасында тутырып, электрон юл белән тапшыра ала”, - дип аңлатты Татарстанның салым идарәсе башлыгы. Аның сүзләреннән аңлашылганча, электрон имзаның бәясе уртача 1 мең сум тирәсе.
30 нчы апрельдән соңарган салым түләүчеләргә 119 нчы маддә буенча штраф яный, бу декларация буенча түләргә каралган сумманың соңарган һәр ай өчен 5 проценты күләмендә, әмма 30 проценттан артык түгел.
Марат Сафиуллин керемнәре турында салым декларациясен тапшыру кемнәргә тиеш икәнлеген искәртеп узды. Алар, үз милкендә өч елдан да ким булмаган мөлкәтне, кыйммәтле кәгазьләрне, устав капиталы өлешен сатудан керем алучылар; фатир, бүлмә һәм башка милекне куллануга, арендага бирүдән керем алучылар; гражданлык-хокукый характер килешүләре (ремонт, төзелеш, репетиторлык һәм башкалар) буенча керемгә ия булучылар; лотерея һәм тотализаторлар отудан табыш алучылар, шулай ук гомуми салым салу системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокатлар һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз