Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда авыр йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә, Татарстанда бүгеннән, ягъни 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөк ташу рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылуы мәҗбүри санала. Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 т кадәр), азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.
Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы билгеләнгән күләмнән зуррак булган барлык автотранспорт чаралары федераль закон нигезендә авыр йөкле дип исәпләнелә. Мондый транспортлар законда каралган махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Аны алганчы, әлеге транспорт салачак зыянны акчалата компенсацияләргә кирәк була. Мондый рөхсәт кәгазьләрен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы бирә. Адреслары: Казан, Оренбург тракты, 5, телефоны: 8 (843) 533-37-97; Яр Чаллы, Казан проспекты, 72, телефоны: 8 (8552) 77-09-17 һәм 77-03-93; Әлмәт, Совет урамы, 184г, телефоны: 8 (8553) 32-01-58; Нурлат, Склад урамы, 2, телефон: 8 (84345) 2-93-26.
Юллардагы авырлык контроле пунктлары бер тәүлеккә бер пропуск бирә. Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу, моның өчен физик затларга карата административ җаваплылыкка тартудан алып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат итүгә кадәр чара күрелә, юридик затларга карата - 500 мең сумга кадәр административ штраф. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеге каралган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз