Моннан тыш, Россия мәдәният министры бүләге белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Владимир Васильев, “Татарстан” ДТРК алып баручысы Самирә Фәхретдинова, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы баш администраторы Равия Хәбибуллина да билгеләп үтелде.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.