Илдар Халиков Казан Универсиадасында югары спорт нәтиҗәләре өчен бүләкләр тапшырды
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанлыларга 2013 елгы Универсиадада югары спорт нәтиҗәләре өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың мәдәният эшлеклеләренә Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләү тантанасы алдыннан Илдар Халиков, бу кадәр күпсанлы бүләк тапшырганым юк иде дип белдерде. “Барлык бүләкләр дә җитди, - диде ул. – Универсиада бүләкләрен тапшыру сузылды, әмма соң булса да уң булсын. Россия һәм Татарстан бүләкләрен тапшыру мөмкинлегенә ия булуыма шатмын”.
Казан Универсиадасында югары спорт уңышларына ирешкән өчен стендка ату буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры Николай Теплый һәм чирәмдәге хоккей буенча халыкара класслы РФ спорт мастеры Алексей Майоров Россия Президенты Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ярышлар призерлары, спорт мастерлары Дмитрий Хомяков, Светлана Крашенинникова, Антонина Савельева Россия Президенты Рәхмәт хатларына ия булды.
“Түбән Кама 1 нче номерле пассажир автотранспорт предприятиесе” ААҖ гендиректоры Агтас Галиәхмәтов “ТР да җирле үзидарәне үстерүдә хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасы медале, Казан Универсиадасы Башкарма дирекциясе җитәкчеләре Фәрит Абдулганиев, Азат Галиәхмәтов, Дания Вәлиева “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медальләре белән бүләкләнде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.