Рөстәм Миңнеханов Урумчи татарлары белән очрашты

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына сәфәре кысаларында татар диаспорасы активы белән очрашты.

Урумчи татарлары беренче чиратта Рөстәм Миңнехановка Кытайга сәфәре һәм алар белән очрашулары өчен рәхмәт белдерде. Алар Кытай яшьләре Казан вузларына укырга йөри һәм йөриячәк дип белдерделәр.

Кытай татарлары Татарстан Президентына вуз тәмамлаучыларга Россиядә яшәү хокукы алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу очракта яшьләр илдә тагын 2 елга калып, эшлекле элемтәләрне җайга сала алыр иде.

Урумчи татарлары татар мәдәнияте вәкилләре белән аралашу җитмәве хакында сөйләделәр һәм Кытайда Татарстан иҗади коллективлары гастрольләрен оештыру мөмкинлеген карауны сорадылар. Диаспора активистлары Татарстанга җирле артистларны җибәрергә әзер булуларын белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, татар диаспорасы вәкилләренә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Ул очрашуда яңгыраган мәсьәләләрне, үтенеч-тәкъдимнәрне республика министрлыклары һәм ведомстволары белән карарга вәгъдә бирде.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов диаспора вәкилләре белән кичке ашта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International