Россия Центросоюзы Советы рәисе Евгений Кузнецов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Россия Центросоюзы Советы рәисе Евгений Кузнецов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән телеграммада белдерелгән.

Аерым алганда, телеграммада 2013 елның дүртенче кварталы буенча ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан кулланучылар берлегенә Россиянең кулланучылар кооперациясе системасында әзерләү эшчәнлеге буенча беренче урын һәм җитештерү эшчәнлеге буенча икенче урын яулаганы турында хәбәр ителә.

Евгений Кузнецов Рөстәм Миңнехановка ихлас күңелдән Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясенә ярдәме өчен рәхмәт белдергән, шул исәптән кулланучылар кооперациясе оешмаларына күрсәтелгән дәүләт ярдәме өчен дә. Шулар арасында, республиканың халык саны аз булган торак пунктларында сату итү өчен, 100 автокибет бирү.

«Республика - Россиянең башка регионнары өчен үрнәк, дип әйтелгән телеграммада. - Бүген Татарстанның кулланучылар кооперациясендә, бөтен Россиядәге кебек, инновацион үзгәрешләр бара, алар системаның конкурентлыгын һәм нәтиҗәлелеген үстерүгә юнәлтелгәннәр. Әлеге үзгәрешләрне хуплавыгызга һәм алга таба, Татарстан кулланучылар берлеген ныгыту һәм төбәкнең социаль-икътисадый үсешендә әһәмиятен үстерү максатында, хезмәттәшлек итүебездә өметләнәм".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International