Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәисе Ли Сяолин ханым белән очрашу узды.Очрашуда шулай ук РФнең КХРда Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Андрей Денисов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.
Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләп, Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәисе Ли Сяолин хәбәр иткәнчә, юыел Дуслык җәмгыятенә 60 ел тулган. Бүгенге көнгә җәмгыять 150 илнең 500 оешмасы белән элемтәләр урнаштырды. Ли Сяолин ханым былтыр Казанда булган, визит аңа бик ошаган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Ли Сяолин ханымга, республика делегациясенең Кытайга визитын хуплавы өчен, рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, кичә Урумчида актив эш алып барылды, берничә очрашу уздырылды, яңа элемтәләр булдырылды, ә бүген делегациянең эше Пекинда дәвам итәчәк.
Р.Миңнеханов Россия һәм КХР җитәкчеләре исеменә дә рәхмәтләрен белдерде, алар ике илнең халыкара элемтәләренә шартлар тудыралар.
Аерым ТР Президенты Россиядә КХР илчелегенә һәм шәхсән Андрей Денисовка да рәхмәт әйтте.
Барысы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан делегациясендә 58 кеше. Татарстан Президенты әлеге визит Кытай белән Татарстан арасында яңа проектлар барлыкка килүенә һәм элемтәләр урнашуга этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.