Илдар Халиков “Транснефть” АК” ААҖ вице-президенты Владимир Рушайло белән очрашты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Транснефть” АК” ААҖ вице-президенты Владимир Рушайло белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Искә төшерәбез, Владимир Рушайло Казанда ике көнлек эшлекле очрашуда (2014 елның 16-17апреле). Бүген көннең беренче яртысында ул Казанда “СЗМН” (“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”) ААҖ базасында “Транснефть” системасы объектлары куркынычсызлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашты.

Татарстандагы эшлекле очрашу кысаларында Владимир Рушайло “Ковали” нефть чыгару станциясендә булачак, Казанда ИТ-парк эшчәнлеге белән танышачак, спорт инфраструктурасының зур объектларын караячак, берничә эшлекле очрашу уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International