Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасына Татарстан делегациясенең эшлекле визиты кысаларында, Гонконгка килде. Биредә Татарстан Республикасы делегациясенең очрашуларын һәм эшлекле сөйләшүләрен үткәрү планлаштырылган.
Бүген Татарстан Президенты Гонконгның фәнни-техник паркы эшчәнлеге белән танышачак, Гонконгның тышкы сәүдә үсешен үстерү буенча Советы вәкилләре белән очрашачак, потенциаль инвесторлар белән очрашулар уздырачак. Шулай ук Гонконг финанслар министры Джан Цанг белән очрашу да планлаштырылган.