Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Meridian Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Марк Хольцман белән очрашты. Очрашу Гонконгта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш визиты белән килде (2014 елның 16-17 апреле). Яклар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртә, биотехнологияләр кебек өкләләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Meridian Capital Мәскәү, Санкт-Петербург, Казахстанда (Алмата) девелопмент өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашыра.
Искәртеп китик, 2013 елның январендә Рөстәм Миңнеханов һәм Марк Хольцман (Давостагы икътисадый форум кысаларында) һәм 2013 елның апрелендә (Казанда) сөйләшүләр уздырганнар иде инде.