Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Гонконгның үзара файдалы хезмәттәшлеккә җитди перспективалары бар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад, инновацияләр, логистика, инфраструктура проектлары өлкәсендә Гонконг белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советында очрашу барышында белдерде.

Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советы (Hong Kong Trade Development Council – HKTDC) – 1966 нчы елда нигез салынган рәсми орган. HKTDC тышкы сәүдә оешмасы, ул Гонконг сәүдә компанияләренә, товар җитештерүчеләренә һәм дөнья базарын товар белән тәэмин итүчеләргә ярдәм итә.  Чит ил вәкиллекләре дөньяның 40 эшлекле үзәгендә урнашкан.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советы халыкара дәрәҗәдә Гонконг бизнесының эшлекле элемтәләрен җайга салуда бик мөһим роль уйный.

Татарстанның һәм Гонконгның ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек итү өчен җитди перспективалары бар, - дип ассызыклады ул. Моның өчен яңа элемтәләрне җайга салырга, ике яктан да эшмәкәрләрнең эш визитларын оештыру мөмкинлеге турында сөйләшергә кирәк.

Татарстан һәм Гонконг арасында товар әйләнешен арттыруга ярдәм итү өчен безгә уртак адымнар кирә”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу кысаларында шулай ук Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында алдан килешү ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International