Бүген Татарстан Республикасы территориясендә АКШ, Европа, Төркия һәм башка илләрнең компанияләре уңышлы бизнес алып бара. Гомумән Россиядә, аерым алганда, Татарстанда, яңа производстволар ачу өчен чит ил инвесторларына шартлар тудырылачак.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконг эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм фәнни-техник потенциалын тәкъдим итү чарасында белдерде. Ул Татарстан инвестицион программалар кысаларында Көньяк-Көнчыгыш Азия белән аз эшләгәнен билгеләп үтте.
“Кытайга сәфәрнең төп максаты – Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдим итү, төбәкнең икътисады һәм бизнес алып бару өчен шартлары турында сөйләү”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук заманча мәгълүмат кырында Россиянең, бигрәк тә аның төбәкләренең инвестицион мөмкинлекләре хакында аз билгеле, дип белдерде.
ТР Президенты, Россиянең икътисади үсеш алган төбәкләренең берсе һәм төп икътисади күрсәткечләр буенча федерация субъектлары бишлегенә кергән Татарстан турында сөйләде
“Көньяк-Көнчыгыш Азия белән Татарстан Республикасы арасында күпер булдыру бурыч булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мисал өчен, бүген бу уңайдан Советта Гонконгта тышкы сәүдәне үстерү бенча очрашу узды".
Татарстан Президенты белдергәнчә, Гонконгның Тышкы сәүдәсен үстерү советы белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында килешүне имзалау буенча сөйләшүләр алып барылды.
Рөстәм Миңнеханов Гонконг эшлекле даирә вәкилләрен Татарстан Республикасына танышу визиты белән килергә чакырды.
Гонконг эшлекле даирәләре белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты