Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Медицина учреждениеләрендә сыйфат һәм рисклар белән идарә итү – Татарстанда медицина үсешенең өстенлекләре”
2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә “Медицина учреждениеләрендә сыйфат һәм рисклар белән идарә итү” темасына II халыкара конференция уза.
Конференциядә катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Җәмәгатьчелек сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Линденбратен, Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт контролен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, төрле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре белән идарә итүне оптимизацияләүгә юнәлдерелгән проектлар буенча директор Радомир Бошкович һәм башкалар катнаша.
Әйтергә кирәк, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге тарафыннан оештырылган конференция, сәламәтлек саклау тармагында сыйфат белән идарә өлкәсендә үзенә күрә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы клиникалары тәҗрибәсен берләштерүче проект булып тора.
Илдар Халиков конференция кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. “Бүгенге конференция уза торган үзәк Татарстаннан гына түгел, Россия Федерациясеннән, шулай ук чит илләрдән медицина хезмәткәрләренә гыйлем эстәү учагы буларак уникаль урын. Ул масштаблы комплекста формалашуы белән үзенчәлекле, бүгенге көндә дә ул актив үсеш алуын дәвам итә. Әлеге үзәк укучылары арасында Алмания, Франция һәм башка Ауропа илләреннән дә медицина хезмәткәрләре күренә, киләчәктә дә бу башлангыч эш дәвам иттерелер дип уйлыйм”, - дип белдерде Премьер-министр.
Илдар Халиков сәламәтлек саклау юнәлешендә башкарыла торган эшләрнең югары нәтиҗә бирүен шәрехләп үтеп, республикада соңгы өч елда халыкның табигый үсеше күзәтелүен искәртеп узды. “Бездә Россиянең медицина аренасында сыйфат мәсьәләсендә өстен торган үзәкләр күп”, - дип, ул Төбәкара-клиник медицина үзәгенә, шулай ук 2012 нче елда Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә сыйфатка җавап бирү сертификатлары тапшырылуы кебек мисалларны китерде. “Башка учреждениеләрнең дә аларга тиңләшергә омтылырлыгы бар. Татарстан амбицияләрен, стандартларын күздә тотып, иң яхшы Ауропа үрнәкләренә тиң булырлык медицина ярдәме сыйфатын яңартып тору һәм идарә итү мөмкинлеген бирүче система булдыру зарур”, - дип белдерде Премьер-министр.
Хөкүмәт башлыгы ассызыклап узганча, пациентның медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать булуына ирешү зур әһәмияткә ия. “Мин ышанам: бүгенге конференциядә бу тема буенча фикер алышу булачак. Сүз үз кулың астында эшләүчеләр белән эш мәсьәләсендә сыйфат стандартларын гамәлгә кертү турында гына түгел, пациент белән эш сыйфаты турында да бара”, - дип басым ясый Илдар Халиков. Бу нисбәттән чыгып, ул чит ил тәҗрибәсен дә мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигәргә кирәк, диде. Аның фикеренчә, финанслау структурасы, халкының культурасы, хокукый структурасы, медицина тармагының гомуми хәле ягыннан охшаш илләр белән хезмәттәшлек итү җиңел.
Премьер-министр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгын һәм белем бирү үзәген пациентлар белән эш сыйфаты темасына махсус курслар оештырырга өндәде.
Экспертлар сыйфатында конференциядә Россия, Алмания, Израиль, Сербия, АКШ һәм Финляндиядән әйбәп баручы белгечләр чыгыш ясаячак. Чарада Россия Федерациясе һәм БДБ илләреннән сәламәтлек саклау тармагының 200 дән артык администраторы катнаша.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз