Татарстан Президенты Гонконгның финанслар министры Джон Цанг белән очрашты

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгка ике көнлек эш сәфәре кысаларында Гонконг финанслар министры Джон Цанг белән очрашты.

Яклар Гонконг һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу сәфәрнең төп максаты – Татарстан һәм Гонконг арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү.

Безнең хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләребез бар, - диде ул. – Кызганычка каршы, әлегә без аларны тулы күләмдә кулланмыйбыз.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Гонконг инвесторлары Татарстанны, Россия базарына чыгу өчен, старт мәйданчыгы сыйфатында файдалана ала.

Очрашу соңында Татарстан Президенты Гонконгның финанслар министры Джон Цангны Казанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International